Лилия Мөхәммәтҗанова, «Эпосоведение» журналы редколлегиясе әгъзасы буларак, Олонхо фәнни-тикшеренү институтының (Якутск) киңәйтелгән утырышында катнашты
03.06.2025
29 майда Иститутның халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗанова рецензияләнә торган, SCOPUSның 1 квартиленә кертелгән «Эпосоведение» журналының (Якутск) халыкара редколлегия әгъзасы буларак, М.К. Аммосов исемендәге Төньяк-көнчыгыш Федераль университеты Олонхо фәнни-тикшеренү институтының киңәйтелгән тантаналы утырышында онлайн катнашты.
Чара Олонхо институтының беренче директоры, тарих фәннәре докторы, күренекле галим В.Н. Ивановның 90 еллыгы һәм якут героик эпосы олонхоның ЮНЕСКО тарафыннан кешелекнең матди булмаган культура мирасы булып танылуына 20 ел тулу уңаеннан оештырылган иде.
Көн тәртибендә Олонхо институтының директоры, филология фәннәре кандидаты Анисимов Руслан Николаевичның 2020–2024 елларда Институт һәм «Эпосоведение» журналы эшчәнлеге турында ачык доклады тыңланды.
Киңәйтелгән утырышта Саха-Якутия Республикасы галимнәреннән тыш, Россиянең башка регионнарыннан да дистәдән артык белгеч чыгыш ясады. Докладчылар журналның төп эшчәнлеге һәм уңышлары, югары фәнни дәрәҗәгә ирешүдә Олонхо институтының беренче директоры В.Н. Ивановның роле һ. б. мәсьәләләргә тукталдылар, хезмәттәшлек өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Чара югары дәрәҗәдә үтте.
