2025 елның 14 июнендә Саха (Якутия) Республикасы башкаласының Комсомол мәйданында XXV Федераль Сабантуй бәйрәме булды

2025 елның 14 июнендә Саха (Якутия) Республикасы башкаласының Комсомол мәйданында XXV Федераль Сабантуй бәйрәме булды 15.06.2025

2025 елның 14 июнендә Саха (Якутия) Республикасы башкаласының Комсомол мәйданында XXV Федераль Сабантуй бәйрәме булды.

Республика башкаласына Россиянең 29 төбәгеннән вәкилләр килде.

Чаралар программасына Якутия һәм Татарстан иҗат коллективлары чыгышлары, спорт ярышлары, халык уеннары, күргәзмәләр, конкурслар һәм традицион милли ризыклар белән сыйлау кертелгән иде.

«Туймаада» стадионында көрәш һәм мас-рестлинг буенча ярышлар узды.

Үзәк мәдәният һәм ял паркында теләге булган һәркем халык уеннары мәйданчыкларын, «Осталар шәһәре» халык сәнгать һөнәрләре фестивален карады.

ТӘһСИнең халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина әлеге чарада татар халык бәйрәме Сабантуй уеннарын һәм ярышларын оештыру буенча экспертлар төркеме составында катнашты.


Возврат к списку