Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановны юбилее белән котлау

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановны юбилее белән котлау 01.06.2025 Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Рифкать Нургали улы!
Туган көнегез белән җылы һәм ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Сез күпләр өчен чын патриотизм, тугрылык, батырлык һәм Ватанга ихлас хезмәт итү үрнәге булып торасыз.
Сез гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән күп кенә мөһим проектларның авторы һәм җитәкчесе.
Республикакүләм эшчәнлегегез югары бүләкләр белән билгеләнде, ә аларның иң кыйммәтлесе – дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегез арасында хөрмәт һәм абруй.

ТР ФА Г. Ибраһимова исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы Сезгә яңа идеяләр, киң мөмкинлекләр һәм перспектив проектлар, барлык ниятләрегезнең тормышка ашуын, җитәкчелек һәм фәнни эшегездә уңышлар тели! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, җылылык һәм бәхет телибез!

Возврат к списку