9 июньдә Төрки халыкларның «Нәүрүз» XVII Халыкара театр фестивале ачылды

9 июньдә Төрки халыкларның «Нәүрүз» XVII Халыкара театр фестивале ачылды 11.06.2025

9 июньдә Төрки халыкларның «Нәүрүз» XVII Халыкара театр фестивале ачылды. Фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясенә ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре: әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Айгөл Салихова һәм өлкән фәнни хезмәткәр Елена Шевченко керде.

Халыкара театр фестивале катнашучыларның Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке бинасыннан (Татарстан, 1) яңа бинасына (Һ. Такташ, 74) Кабан күле буйлап бәйрәмчә театральләштерелгән йөреше белән башланды.

19:00 сәгатьтә Камал театрының яңа бинасында «Нәүрүз» фестивален ачу тантанасы булды, анда тамашачылар һәм катнашучылар алдында фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев һәм фестиваль директоры Илфир Якупов чыгыш ясады.

Фестиваль программасын Фәрит Бикчәнтәев куелышында Җәүдәт Фәйзи музыкасына Таҗи Гыйззәтнең легендар комедиясе буенча куелган «Башмагым» спектакле ачып җибәрде.

Алдагы көннәрдә, 10 июньнән 22 июньгә кадәр, тамашачылар Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Россиянең милли республикаларыннан: Адыгея, Алтай, Кырым, Татарстан, Хакасия, Чечня, Чувашия һәм Якутия театр коллективлары белән танышачак.


Возврат к списку