Эльвира Сафина КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2нче курс студентлары белән очрашты
26.05.2025
23 май көнне ТӘһСИнең лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 курс студентлары белән очрашуда катнашты.
Татар теле белеме кафедрасында эшләп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән фәнни түгәрәк кысаларында үткәрелгән очрашуда галимә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге турында сөйләде, фәнни проектлар, академик басмалар хакында мәгълүмат бирде.
«Сүзлекләрнең электрон фонды»ның актив кулланучылары буларак, студентларда сүзлек төзү эшчәнлеге, лексикография бүлеге турындагы мәгълүмат аеруча зур кызыксыну уятты: алар алты томлык сүзлекнең ничек төзелүе, бүгенге көндә эшләнә торган яңа сүзлекләр һ.б. турында сораштылар, Эльвира Сафина алып килгән хезмәтләр белән таныштылар.
