Сәнгать белеме өлкәсендә татар-казах хезмәттәшлеге

Сәнгать белеме өлкәсендә татар-казах хезмәттәшлеге 16.06.2025

2025 елның 8 июненнән 14 июненә кадәр ТР ФА Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова Дәүләт аттестация комиссиясе рәисе сыйфатында Астана шәһәрендә (Казахстан) Куляш Байсеитова исемендәге Казах милли сәнгать университетының сәнгать факультетында дәүләт имтиханнарында катнашты.

Визит кысаларында Рауза Солтан кызы профессор-мөгаллимнәр белән очрашты (фәнни эшләр буенча проректор, сәнгать белеме кандидаты Нуртаза Раушан; рәссам-сценограф Балтаев Серикҗан; профессор, педагогика фәннәре кандидаты Ижанов Байконур; профессор, техник фәннәр кандидаты Солтанбаева Гөлнар; философия фәннәре кандидаты Мохтарова Гайни: декоратив-гамәли сәнгать рәссамнары Сәмәрканова Фәридә, Әмиргазин Ерлан; «Сценография һәм декоратив сәнгать» кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Анастасия Могилная; сәнгать факультеты деканы Арыстан Смагулов һ.б.).


Возврат к списку