Динә Кәрим кызы Вәлиева (1936–2025)

04.08.2025

4 август көнне сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының  атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Динә Кәрим кызы Вәлиева вафат булды.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Динә Кәрим кызы Идел буе болгарларының һәм фин-угор халыкларының борынгы һәм урта гасыр сәнгате, Татарстанның хәзерге рәсем сәнгатенә караган   күпсанлы тикшеренүләр авторы буларак билгеле. Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты (2005). Ул иҗади активлыгы һәм фәнни кызыксынуларының киң диапазоны белән аерылып тора.

Күренекле галим һәм педагог, үз эшенең остасы Динә Кәрим кызы Вәлиеваның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.


Возврат к списку