Кузбасс татарларында кунакта
20.08.2025
Кузбасста татарлар сан буенча икенче халык булып тора. 2015 елда Новокузнецк шәһәрендә «Татарларның җирле милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы төзелде. Төбәктә татар мәдәниятен поулярлаштыру буенча 2019 елда оештырылган «Ак калфак-Нур» татар хатын-кызлары оешмасы (җитәкчесе Гайнетдинова Г.Г.) зур эш башкара.
2021 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантына Новокузнецк шәһәренең Маяковский исемендәге Мәдәният сараенда «Безнең йорт – Наш дом» татар милли көнкүреше бүлмәсе булдырылды, ул инде музей статусын алды. 2022 елда музей Кузбасс халыкларының милли көнкүрешенең «Зирәклек хәзинәсе» (2022) төбәк конкурсында җиңүче булды.
2025 елның 5–6 августында ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова «Безнең йорт – Наш дом» татар милли көнкүреше музеенда татарларның милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты, төрле төбәкләрдә татарларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында әңгәмә үткәрде. Ул шулай ук экспозицияне, фонд материалларын бизәү буенча методик ярдәм күрсәтте, музейның кызыклы экспонатларын теркәде.
Музей китапханәсенә бүләк итеп Р.Р. Солтанова Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИдә нәшер ителгән татар мәдәнияте һәм сәнгате буенча нәфис альбомнар һәм китаплар тапшырды.
