Яңалыклар
Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Венера Макарова Уфа университетында «Көнбатыш – Көнчыгыш» контекстында Башкортстан татарлары фольклоры һәм әдәби мирасы» дип аталган фәнни-методологик семинар рамкаларында уздырылган түгәрәк...
28 апрель көнне ТӘһСИнең ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова М. Акмулла исем. БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы студентлары белән, 29 апрельдә Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы Татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы студентлары белән очрашты.
Халыкара арт-пленэрда катнашучылар туган якны өйрәнүчеләр белән очрашудан соң («Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыятенең «Якташлар» туган якны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе Бикбаева Роза) 1911 елның язында Әстерханда Габдулла Тукай булган урыннарда (Яңа Әскәр авылы, Нариман районы Идел буе (Калмык базары), Әстерханның Сабансы Яр ...
26 апрельдә А.А. Кадыйров исем. Чечня дәүләт университеты (Грозный шәһәре) тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Дешериев укулары – 2025» халыкара фәнни конференциясе уздырылды. Әлеге чара 2014 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен традиция буларак Россия халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә битараф булмаган галимнәрне берләштерә.
25 апрель көнне Йошкар-Ола шәһәрендә «III Ӱпымарий лудмаш (III Васильев укулары): заманча компаративистиканың актуаль проблемалары» Бөтенроссия (чит илләр катнашында) фәнни-гамәли конференциясе узды. Чараны В.М. Васильев. исем. Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты оештырды.
