Яңалыклар

Язма мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне
24.02.2022
       2022 елның 22 февралендә Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан ТР ФА  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне үткәрелде.
Арчада очрашу
22.02.2022
      2022 елның 21 февралендә Г.Тукай исем. Арча педагогика көллиятендә «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар» өчтомлыгын тәкъдим итү чарасы булды.
Татар лексикографиясе мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл
22.02.2022
      21 февральдә ТР Фәннәр академиясенең Кече залында узган түгәрәк өстәл татар лексикографиясенең актуаль проблемаларына багышланган иде.
Татар теленең алты томлы аңлатмалы сүзлеге  басылып бетте
22.02.2022
      21 февральдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре катнашында узган чираттагы матбугат конференциясе татар теленең алты томлы аңлатмалы сүзлеген бастырып чыгару тәмамлануга багышланган иде.
Бакый Урманченың 125 еллыгына
21.02.2022
     Татарстан радиосында РСФСРның, ТАССРның халык рәссамы Бакый Урманче тормышына һәм иҗатына багышланган тапшырулар циклы башланып китте.
8 томлы «Татар әдәбияты тарихы» тәкъдим ителде
17.02.2022
      2022 елның 17 февралендә ТР Язучылар берлеге бинасында «Татар әдәбияты тарихы» сигез томлык академик басмасын тәкъдим итү чарасы узды.
Тәбрик итәбез!
09.02.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Россия фәне көненә багышланган тантаналы чара узды. Галимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Фәннәр академиясе президенты, академик Мәкъзүм Саләхов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов һәм Россия Фәннәр академиясенең...
Фәнне яратмыйча галим булу мөмкин түгел
07.02.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен булдыру республикада фәннең алга таба үсешенә ничек йогынты ясады? Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елда Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нинди чаралар оештырылды? ТӘҺСИ чыгарган китапларны кайда сатып алырга була? Институт галимнәре...
Татарстан халыкларының мәдәниятләре калейдоскобы
26.01.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының узган ел ахырында дөнья күргән «Мәдәниятләр калейдоскобы» дип аталган яңа китабында (Калейдоскоп культур: сборник материалов по результатам научных экспедиций по изучению культуры народов Республики Татарстан / Руков.проекта К.М. Миннуллин; науч. ред. Р.Р. Султанова, И.И....
Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов лауреатларга «Ключевое слово» премиясен тапшырды
22.01.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2021 елда Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның «Ключевое слово» V Бөтенроссия иҗтимагый конкурсында җиңү яулаган галимнәрен оешманың җитәкчесе Игорь Баринов шәхсән үзе котлады һәм премияне тантаналы шартларда тапшырды.
 «Хуҗа Бәдигый – тел галиме»
19.01.2022
       «Хуҗа Бәдигый – тел галиме» – 2021 ел ахырында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында шул исемдәге яңа китап дөнья күрде (Хуҗа Бәдигый – тел галиме / текстларны әзерләүче һәм төзүчеләр Э. Х. Кадирова, Д. М. Мөхәммәтҗанова. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 252 б.)
«Татар әдәбияты тарихы»ның сигезенче томы  дөнъя күрде
17.01.2022
     «Татар әдәбияты тарихы»ның сигезенче томы (Татар əдəбияты тарихы: сигез томда / [төз. Р. Ф. Рахмани]. 8 т.: 2001 – 2020 еллар / [фəнни мөх.: Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов]. – Казан: Фолиант, 2021. – 739 б.) дөнья күрде, ул XXI гасыр башы татар әдәбиятын үз эченә ала.

Pages: Prev. 1 ... 4 5 6 7 8 ... 27 Next