Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» дип аталган түгәрәк өстәл

2025 елның 29 апрелендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының киңәшмәләр залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды.
Түгәрәк өстәл утырышын Институт директоры Илгиз Халиков ачты һәм алып барды.
Катнашучыларны Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Галәветдинова сәламләде.
Утырышта ТӘһСИнең фәнни хезмәткәрләре академик Дания Заһидуллина, Әлфәт Закирҗанов, Венера Макарова, Айгөл Ганиева, Ләйсән Галиева; Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус Фазлетдинов, шул ук кафедраның мөдире Альбина Халиуллина, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров, КФУның Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина чыгыш ясады.
Галимнәр Бөек Ватан сугышы һәм фронтовик язучылар, сугыш чорында Казандагы әдәби тормыш, прозада «окоп хакыйкате», хәзерге драматургиядә, татар хикәясендә тылдагы тормыш, Бөек Ватан сугышы чагылышы темаларына докладлар тәкъдим иттеләр.
Түгәрәк өстәл утырышында Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Лерон Хәмидуллин кебек күренекле шәхесләребез сугышта катнашып, каберләре югалган язучылар, Казанның хәрби мәктәбе һәм башка мөһим темаларны күтәрде.
Чарада шулай ук ТР ФА М. Хәсәнов исем. татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова һәм фәнни хезмәткәрләре фикер алышуда катнашты.
КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфулина укучыларда Бөек Җиңүгә хөрмәт, патриотик хисләр тәрбияләү, шул юнәлештә университетта үткәрелгән чаралар турында сөйләде.