«"Өч татар келәме" креатив лабораториясе» күргәзмәсе
27.04.2025
26 апрельдә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИнең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева «"Өч татар келәме" креатив лабораториясе» күргәзмәсен оештыруда катнашты.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы һәм Туган тел көне, Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты кунаклары өчен оештырылды.
