«Әстерханда Тукай» Халыкара арт-пленэры («Тукай эзләреннән» сериясеннән)
21.04.2025
2025 елның 16 апрелендә «Тукай Әстерханда» Халыкара Арт-пленэры уңышлы старт алды («Тукай эзләреннән» сериясеннән). Бу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы – «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыятенең уртак проекты. Проектның кураторы – сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова.
Арт-пленэрда Татарстан, Казахстан һәм Әстерхан рәссамнары (14 кеше) катнаша.
16 апрель «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыятенең (җит. Әнвәр Алмаев) «Якташлар» туган якны өйрәнүчеләр клубы әгъзалары (җит. Роза Бикбаева), Россия Рәссамнар берлеге иҗат оешмасының Әстерхан төбәк бүлеге вәкилләре (рәисе Юрий Глазков). белән очрашу булды
Әстерхан дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында (Туган якны өйрәнү музеенда) пленэрда катнашучылар ХХ гасыр башында Әстерхан татарларының көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныштылар (Андрей Курапов, фән буенча директор урынбасары, тарих фәннәре докторы), элеккеге «Вулкан» татар театрында (хәзерге Яшь тамашачы театры) булдылар.
17 апрель көнне Г. Тукай булган урыннарга: Нариман районының Яңа Әскәр авылына, Калмык базары бистәсенә (хәзерге Нариман районының Идел буе Бистәсе, монда Тукай рәсем укытучысы Шаһид Гайфидә яшәгән, Камил Мотыйгый белән очрашкан), Сабансы Яр микрорайонына бардылар.
19 апрельдә рәссамнар Г. Тукай скверында «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте оештырган өмәдә катнаштылар.
20 апрельдә Рауза Солтанова «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте активистлары өчен хәзерге шартларда татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүнең актуаль проблемалары турында лекция-әңгәмә уздырды.
Рауза Солтанова фотосы.
