Һөнәри белем бирү оешмасында «Туган тел һәм туган әдәбият» предмет өлкәсе дисциплиналарын укыту үзенчәлекләре
25.04.2025
25 апрель көнне филология фәннәре докторы, доцент, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Лилия Гыйниятуллина «Һөнәри белем бирү оешмасында «Туган тел һәм туган әдәбият» предмет өлкәсе дисциплиналарын укыту үзенчәлекләре» төбәкара проблемалы сессиясендә катнашты. Чара видеоконференция форматында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан оештырылды.
Лилия Гыйниятуллина үзенең чыгышында мәгариф системасында цифрлы технологияләр куллану үзенчәлекләре турында сөйләде, Институт хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла торган төрле электрон проектлар белән таныштырды.
