ХIV Республикакүләм Тукай укулары

ХIV Республикакүләм Тукай укулары 25.04.2025

24 апрельдә Арча районы Яңа Кырлай мәктәбендә ХIV Республикакүләм Тукай укулары үтте. Әлеге фәнни-гамәли конференциядә Айгөл Ганиева жюри әгъзасы буларак катнашты һәм бүләкләү тантанасында чыгыш ясады.

Әлеге чарада Республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар һәм укытучылар фәнни белемнәре белән көч сынашты. Бүләкләү өлеше Кырлай Мәдәният йортында башкаладан килгән мәгариф, фән, матбугат хезмәткәрләре катнашында узды.


Возврат к списку