«Тукай Әстерханда» халыкара арт-пленеры нәтиҗәләре (2025 елның 16–26 апреле)

«Тукай Әстерханда» халыкара арт-пленеры нәтиҗәләре (2025 елның 16–26 апреле) 05.05.2025

Халыкара арт-пленэрда катнашучылар туган якны өйрәнүчеләр белән очрашудан соң («Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыятенең «Якташлар» туган якны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе Бикбаева Роза) 1911 елның язында Әстерханда Габдулла Тукай булган урыннарда (Яңа Әскәр авылы, Нариман районы Идел буе (Калмык базары), Әстерханның Сабансы Яр микрорайоны һ.б.) булып, кырыкка якын сәнгать әсәре (этюдлар, картиналар, рәсемнәр) язды.

Проект кысаларында 24 апрельдә куратор, Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова Габдулла Тукай исемендәге 74 нче мәктәп митингында катнашты, укучылар өчен традицион татар мәдәнияте турында лекция үткәрде, мәктәп китапханәсенә соңгы елларда ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИдә чыккан басмаларны бүләк итте.

Халыкара арт-пленэрда Татарстан рәссамнарының даими составыннан тыш (Анатолий Крылов, Ирина Антонова, Елена Ермолина, Галина Анютина, Сергей Царев, Алия Гайнуллина, Илгиз Исхаков), Уральск шәһәреннән Нурбәк Жардемов, Казахстан Рәссамнар берлеге әгъзасы; Әстерхан шәһәренең 1 нче санлы балалар-яшүсмерләр мәктәбе рәссам-педагоглары: Анна Бедина, Әстерхан төбәк бүлеге «Союз» оешмасы әгъзасы; Екатерина Пухова, «Россия Акварелистлар берлеге» әгъзасы; Галина Подольская, Дарья Калмыкова, Дарья Куличкова. Йомгаклау күргәзмәсен әзерләүдә «Россия Рәссамнар берлеге» Әстерхан төбәге бүлеге рәисе Юрий Глазков катнашты.

26 апрельдә Әстерхандагы Тукай скверында Тукай туган көненә багышланган тантаналы чара вакытында пленэр вакытында иҗат ителгән әсәрләр киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелде. «Дуслык» рәссамнары һәм активистлары (җитәкчесе Әнвәр Алмаев) һәм халык Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Күргәзмә өчен сайлап алынган иң яхшы әсәрләр көзен Казанның Г. Тукай әдәби музеенда күрсәтеләчәк.

Рауза Солтанова фотосы.


Возврат к списку