Яңалыклар

Конференция  уздырудагы  ярдәм өчен  рәхмәт хаты
22.11.2023
     Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары В.В. Векшин «Акмулла укулары» III төбәкара фәнни-гамәли конференциясен уздырудагы ярдәме өчен Татарстан галимнәренә рәхмәт белдерде.
«Үзбәкстанның мәдәни мирасы – Яңарыш нигезе» VII Халыкара конгрессы
21.11.2023
      Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Гәрәева Казан делегациясе составында 5-8 ноябрьдә Сәмәркандта узган «Үзбәкстанның мәдәни мирасы – Яңарыш нигезе» дип аталган VII Халыкара конгресс эшендә катнашты.
Сигезенче Казан сәнгать белеме укулары
16.11.2023
      2023 елның 14-15 ноябрендә «Хәзинә» галереясендә узган «ТатАХРР/ТатЛЕФның Сигезенче Казан сәнгать белеме укулары: бердәмлек һәм каршылыклар көрәше» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Ттел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре дә катнашты.
«Шәриф Камал: фәнни популяр җыентык»  китабын тәкъдим итү чарасы
16.11.2023
      2023 елның 15 ноябрендә Казандагы Татар китабы йортында «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән «Шәриф Камал» китабын тәкъдим итү чарасы узды. Анда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
Бөтенроссия «Туган тел» форумының секция утырышы
15.11.2023
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре 12-14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган Бөтенроссия «Туган тел» форумының секция утырышларында катнашты.
Бөтенроссия «Туган тел» форумы
15.11.2023
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре институт директоры, филология фәннәре докторы К.М. Миңнуллин җитәкчелегендә Бөтенроссия «Туган тел» форумында катнаштылар.
 Этномузыкология мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл
13.11.2023
       2023 елның 8 ноябрендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Р.Р. Солтанова, халык иҗаты бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Л.Х. Дәүләтшина һәм Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Г.Г. Гыйлемьянова танылган этномузыколог ...
#StagePlatforma  заманча балет фестивале
10.11.2023
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Луиза Петрова 2023 елның 4-6 ноябрендә Казанда узган VI #StagePlatforma заманча балет фестивале кунаклары алдында лекция белән чыгыш ясады.
Мәдәният үсешенә керткән өлешләре өчен
07.11.2023
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре – сәнгать белеме докторы, Үзәк мөдире Солтанова Рауза Рифкать кызы һәм сәнгать белеме кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Шкляева Людмила Михайловна мәдәният үсешенә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы...
Югары бүләк белән котлыйбыз
03.11.2023
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән эшләре буенча урынбасары, ареаль лингвистика бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Олег Ришат улы Хисамов күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү, педагогик эшчәнлеге һәм гуманитар фәннәрне үстерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы...
Институт галимнәре укытучылар өчен курсларда чыгыш ясады
03.11.2023
      2023 елның 2 ноябрендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының хезмәткәрләре тарафыннан 33 нче гимназия кысаларында оештырылган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү курсларында чыгыш ясадылар. Әлеге курста 160 укытучы...
«Мәдәниятләр диалогы контекстында милли тел: тикшеренү һәм укыту» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе
03.11.2023
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмованың 2023 елның 31 октябрендә Уфа шәһәрендә узган педагог һәм остаз елына багышланган «Мәдәниятләр диалогы контекстында милли тел: тикшеренү һәм укыту» Бөтенроссия...

Pages: Prev. 1 ... 6 7 8 9 10 ... 50 Next