Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетына 80 ел

Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетына 80 ел 03.04.2025

2025 елның 2 апрелендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетының 80 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды. Бу – беренче татар балеты.

Сәламләү сүзе белән филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл кысаларында «Шүрәле» балеты куелышының төрле аспектлары каралды. Сәнгать белеме кандидаты Аида Алмазова үзенең чыгышында Ф. Яруллин музыкасындагы новаторлык сыйфатларын ачты. Доцент, Казан хореография училищесы укытучысы Надежда Мусина беренче татар балеты балетмейстеры, татар биюе буенча әсбап авторы Гай Таһиров иҗатына аерым игътибар бирде. Балет сәхнәсендә «Шүрәле» спектакленең роле һәм әһәмияте турындагы доклад белән ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәгенең фәнни хезмәткәре Луиза Петрова чыгыш ясады. Балетта сценография һәм сәхнә костюмы проблемаларына сәнгать белеме кандидаты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Лариса Донина һәм сәнгать белеме докторы, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова докладлары багышланды; «Музей эшчәнлегендә «Шүрәле» балеты» темасына Тукай музее директоры, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Гүзәл Төхвәтова чыгыш ясады. Казан дәүләт мәдәният институты доценты Нинель Мочалова балет сәхнәсендә Г. Тукай образларын аңлату, балет театрында репетитор эшенең әһәмияте турында фикерләрен җиткерде. Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы мөдире, доцент Әлфия Кавеева үзенең чыгышын белем бирү процессында татар хореография сәнгате мирасын өйрәнү проблемаларына багышлады. Жанна Мельникова, М. Җәлил исем. Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының әдәби бүлек җитәкчесе Идел буе театрларында милли репертуар проблемаларын күтәрде.


Возврат к списку