«Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» дип аталган түгәрәк өстәл утырышына чакыру

«Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» дип аталган түгәрәк өстәл утырышына чакыру 09.04.2025

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» дип аталган түгәрәк өстәл утырышына чакырабыз.

Фикер алышу 2025 елның 29 апрелендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында оештырыла (Казан ш., К. Маркс урамы, 12).

Фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр чыгарыла:

– Бөек Ватан сугышы һәм татар язучылары, журналистлары;

– сугыш чоры вакыйгаларының әдәбиятта чагылышы: принциплар, алым-чаралар һ.б.;

– ХХ гасырның 2 нче яртысы әдәбиятында тыл тормышы;

– хәзерге әдәбиятта һәм публицистикада сугыш һәм тынычлык темасы.

 Фикер алышуда катнашырга теләүчеләр түбәндәге телефоннар аша бәйләнешкә керә ала: (843) 590 55 93.

Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, +79061100730; e-mail: alfat_zak@mail.ru.

 Безнең адрес: 420111, Татарстан Республикасы,  Казан ш., К. Маркс ур., 12.


Возврат к списку