VI Республика күләмендә оештырылган «Шәҗәрәм» конкурсы

VI Республика күләмендә оештырылган «Шәҗәрәм» конкурсы 30.03.2025

28 март көнне текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Гөлнара Зәйниева Казан кооператив институтының Дәрдмәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә VI Республика күләмендә оештырылган «Шәҗәрәм» конкурсында жюри әгъзасы буларак катнашты.

Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина конкурска килгән эшләр белән таныштырды, катнашучылар чыгышлары тыңланды. Әлеге конкурс ел саен Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә уздырыла.

Жюри әгъзалары Гөлнара Зәйниева һәм Әлфия Исхакова тарафыннан катнашучыларның эшләре бәяләнеп, дипломнар тапшырылды.


Возврат к списку