2 апрель көнне Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Башкортстан Республикасының белем бирү оешмаларында эшләүче туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларын кабул итте
03.04.2025
Башкортстан Республикасының туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары һәм институтның милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре арасында очрашу җылы һәм продуктив атмосферада узды. Очрашу барышында туган телгә һәм әдәбиятны укытуных хәзерге мәсьәләләре, шул исәптән дәресләрдә яңа УМКларны һәм уку медиаматериалларын куллану кебек мөһим темаларга тукталдыдар. Методист галимнәр үзләре эшләгән «Туган (татар) теле», «Туган (татар) телдә әдәби уку», «Туган (татар) телдәге әдәбият» укыту предметларыннан укыту-методик комплектларны, видеодәресләрне, медиаматериалларны тәкъдим иттеләр һәм алар белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Укытучылар, үз чиратында, үз эшләрендә очраган кыенлыклар белән уртаклаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
