«Шәһәр һәм кәсеп бер-берсен үзгәрткәндә. XIX–XX гасырлар чигендә һәм хәзерге дөньяда урбанизация шартларында Идел буе халыкларының мәдәни хезмәттәшлеге»

«Шәһәр һәм кәсеп бер-берсен үзгәрткәндә. XIX–XX гасырлар чигендә һәм хәзерге дөньяда урбанизация шартларында Идел буе халыкларының мәдәни хезмәттәшлеге» 01.04.2025

ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева 31 март көнне «Царицыно» музей-тыюлыгында (Мәскәү шәһәре) «Шәһәр һәм кәсеп бер-берсен үзгәрткәндә. XIX–XX гасырлар чигендә һәм хәзерге дөньяда урбанизация шартларында Идел буе халыкларының мәдәни хезмәттәшлеге» фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты.

Чарада Казаннан «Татмәдәниресурсүзәге» җитәкчелегендә делегация катнашты.

Бай программа кысаларында конференциядә катнашучылар «Царицыно»ның музей тупланмалары һәм «Шәһәр һәм кәсеп: Казанда очрашу. Идел буе татарларының традицион сәнгате» күргәзмә проекты белән таныштылар, Казан дизайнерларының милли моданың заманча тенденцияләрен чагылдырган эшләре күрсәтелде.

Айгөл Җәләлиеваның «Татарстанның архитектура керамикасы интерьерда һәм экстерьерда. Традицияләр, хәзерге заман һәм үсеш перспективалары» темасына ясалган доклады катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Ул чыгышында декоратив-гамәли сәнгатьнең бу уникаль юнәлешенә тирән анализ ясады.

Конференция төбәкләр арасында мәдәни диалогны үстерүдә мөһим вакыйгага әверелде, сәнгать һәм фән әһелләре арасында иҗади элемтәләрне ныгытуга ярдәм итте.


Возврат к списку