Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Театр: заман таләпләре» халыкара түгәрәк өстәле
29.03.2025
2025 елның 27 мартында Казан дәүләт мәдәният институтында Театр атналыгы кысаларында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Театр: заман таләпләре» халыкара түгәрәк өстәле узды. Чарада театр эшлеклеләре, галимнәр, сәнгать һәм тарих өлкәсендә экспертлар катнашты.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Сәнгать белеме докторы, Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова «Социумның актив иҗади мохитенә яшьләрне җәлеп итү (эш тәҗрибәсеннән)» темасына доклад белән чыгыш ясады. Филология фәннәре кандидаты, Үзәкнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айгөл Салихова «Классик әсәрләрне сәхнәдә заманча уку» турында сөйләде. Альбина Хөсәенова, Казан театр училищесының укучылар театры директоры, Үзәкнең аспиранты «Кәрим Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры – милли мәдәниятне дәвам итүче» доклады белән таныштырды.
