«Туган як моңы»

«Туган як моңы» 10.04.2025

4 апрель көнне Институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов Мөслим районы Симәк авылы Мәдәният йортында «Туган як моңы» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты.

Әлфәт Закирҗанов чыгышында әдәбият һәм сәнгатьнең рухи тормышыбыздагы урыны, рухи мирасны яшь буынга җиткерү мәсьәләләренә, бу өлкәдәге бурычларыбызга тукталды.

Әлеге чарада танылган язучылар Фоат Садриев, Факил Сафин, җырчы һәм композитор, шагыйрь Алмаз Хәмзин, җырчы Дания Сибгатуллина, КФУның Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина катнашты.


Возврат к списку