Хөсәен Фәезхановка багышланган фәнни конференция
10.04.2025
7 апрель көне Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Шәхесләребез» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында татар мәгърифәтчесе, галим һәм педагог Хөсәен Фәезхановның (1828–1866) тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган чара уздырылды.
Хөсәен Фәезханов – XIX гасырда татар мәдәнияте һәм дини мәгърифәт өлкәсендә зур эш башкарган күренекле шәхес. Ул татар халкының беренче профессиональ тарихчыларыннан санала, Санкт-Петербург университетының Көнчыгыш телләр факультетында укыткан, Касимов ханлыгы эпиграфикасын өйрәнгән һәм мәгариф реформасы өчен алдынгы ысулларын яклаган. Аның фәнни мирасын өйрәнү һәм хәтерен саклау максатыннан, 7 нче сыйныф укучылары Фәезхановның тормышы, педагогик эшчәнлеге һәм тарихи өлеше турында докладлар әзерләде һәм чыгыш ясады.
Чараны 7 нче сыйныф укучылары һәм аларның 1 категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, ТР Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов иемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты Гузәл Юнысова оештырды. Конференциядә ТР ФА фәнни хезмәткәрләре катнашты: ТӘҺСИнең Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Азат Ахунов укучылар алдында чыгыш ясады. Шулай ук Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин эчтәлекле доклад тәкъдим итте.
Конференция укучыларның игътибарын тарихи шәхесләрне өйрәнү, фәнни тикшеренүләр алып бару һәм милләтнең рухи мирасын саклау мәсьәләләренә юнәлтте.
Гимназия укучылары белән ТР ФА галимнәре арасында фәнни элемтәләр ныгыту чараның төп максатларыннан берсе булды.
