«Һөнәр» фестиваленең яңа концепциясе һәм форматы турында фикер алышу

«Һөнәр» фестиваленең яңа концепциясе һәм форматы турында фикер алышу 10.04.2025

2025 елның 4 апрелендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт театры бинасында «Һөнәр» фестиваленең яңа концепциясе һәм форматы турында фикер алышуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сәнгать белеме үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айгөл Салихова катнашты.

Җанлы аралашу атмосферасында театр процессының мөһим проблемалары, үсеш перспективалары һәм фестиваль хәрәкәтенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Россиядә инде киң танылган «Һөнәр» фестиваленең киләчәк эволюциясе турында бик күп кыйммәтле фикерләр һәм тәкъдимнәр әйтелде.


Возврат к списку