«Лингвистика фәнен үстерүнең заманча тенденцияләре: тикшеренүләр проблематикасы һәм методологиясе» халыкара фәнни симпозиумында катнашырга чакыру
09.04.2025
Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сезне «Лингвистика фәнен үстерүнең заманча тенденцияләре: тикшеренүләр проблематикасы һәм методологиясе» халыкара фәнни симпозиумында катнашырга чакыра.
Симпозиум 2025 елның 20–22 октябрендә Казан шәһәрендә узачак.
Симпозиум кысаларында өч төп чара планлаштырылган:
«Заманча фәнни тикшеренүләр яктылыгында тел белеменең актуаль проблемалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе.
«Идиомнарның аваз төзелешен тикшерүнең заманча методлары» темасына халыкара семинар.
Ел саен үткәрелә торган «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе.
Түбәндәге темаларга фикер алышу планлаштырылган:
Лингвистикада заманча таләпләр һәм тенденцияләр.
Телләрнең тарихи үсеше һәм актуаль проблемалары.
Күптеллелек һәм тел тәңгәллеге.
Тел белемендә иң яңа методика һәм технологияләр.
Симпозиумда катнашырга лингвистика һәм катнаш дисциплиналар мәсьәләләре белән кызыксынучы галимнәр, тикшеренүчеләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар чакырыла.
Симпозиум Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Бауман ур., 20.
Катнашу түләүсез, әмма катнашучылар юл һәм яшәү чыгымнарын үзләре түли.
