ТӘһСИ «Шүрәле» исемле беренче татар балетының 80 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл уздыра
31.03.2025
Хөрмәтле коллегалар!
2025 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Ф. Яруллинның «Шүрәле» исемле беренче татар балетының 80 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл уздыра.
Түгәрәк өстәлнең максаты – сәнгать белеме өлкәсендәге белгечләрне конструктив диалог һәм һөнәри тәҗрибә алмашу өчен бергә җыю.
1945 елның мартында Татар дәүләт опера һәм балет театры тамашачыларга күптән көтелгән премьераны – Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын тәкъдим итә. 1950 елда Киров театры сәхнәсендә Л. Якобсон куйган балетның премьерасы була, спектакль дәүләт премиясенә лаек була. Алдагы дистә еллар дәвамында бөек татар композиторы партитурасына совет хореографлары күп тапкырлар мөрәҗәгать итә, балет Мәскәү, Саратов, Улан-Удэ, Одесса, Рига, Алма-Ата, Ташкент, София, Вильнюс һ. б. шәһәрләрдә куела. «Шүрәле» балеты белән совет сәхнәсенең күренекле башкаручылары исемнәре бәйле: Н. Дудинская, А. Шелест, И. Зубковская, К. Сергеев, Б. Брегвадзе, А. Макаров, И. Бельский, М. Плисецкая, В. Васильев. Казан сәхнәсендә күп еллар дәвамында төп партияләрне Б. Әхтәмов, А. Гацулина, А. Айдарская, Н. Юлтыева, А. Нарыков, Р. Садыков, С. Хантимирова, Р. Абулханов, З. Ильясова, В. Яковлев, В. Грачев, В. Бортяков, И. Хәкимова, Л. Мөхәммәтгалиева, Е. Кострова, Е. Щеглова, Б. Смагулов, А. Белов һ.б. башкара.
Түгәрәк өстәл барышында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу тәкъдим ителә:
- милли балет спектакленең мәдәни мирасны саклаудагы һәм ТР сәнгатен үстерүдәге әһәмияте;
- милли репертуарның хәзерге заман театрындагы роле;
- милли репертуарны саклау проблемасы.
Түгәрәк өстәл 2025 елның 2 апрелендә 9.30 сәгатьтә башлана.
Үткәрү урыны: Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан, Карл Маркс урамы, 12.
Белешмәләр өчен телефон: 89600399358 – Солтанова Рауза Рифкат кызы, 89631213376 – Петрова Луиза Ранифовна.
