Яңалыклар

Сәнгать белеме үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айгөл Салихова һәм әлеге үзәкнең фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемҗанова Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XXIII халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә жюри әгъзасы буларак катнаштылар. Чара 2025 елның 28 февралендә Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә узды.

27 февраль көнне милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Мөслимә Шәкүрова һәм ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лениза Хәбибуллина Казан шәһәре Вахитов районы «Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбе»нең...

2025 елның 27 февралендә Салих Сәйдәшев музеенда «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында ТӘһСИдә әзерләнгән «Халык энҗеләре: Гыйләҗетдин Сәйфуллинның механик музыка дөньясы: ноталар һәм аудиоязмалар җыентыгы» китабын тәкъдим итү булды. Чарада музыкаль уку йортлары галимнәре, педагоглары,...

ТӘһСИ директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков 25 февральдә Мәскәүдә Россия халыклар дуслыгы университетының (РХДУ) Рус теле институты оештырган «Телләргә өйрәтүнең этнопедагогик контекстлары: Россия һәм чит ил тәҗрибәсе» утырышында катнашты. Бу чара «Социомәдәни адаптация һәм мәдәниятара багланышлар: фәнни тикшеренүләрнең...