Фатих Әмирханның академик җыентыгының беренче өч томын тәкъдим итү
17.04.2025
16 апрель көнне Татар китабы йортында мөһим мәдәни вакыйга – күренекле татар язучысы Фатих Әмирхан әсәрләренең тулы академик басмасының беренче өч томын тәкъдим итү чарасы булды. Бу – XX гасыр татар әдәбияты классигының иҗади мирасын системалаштыруга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән проектның мөһим этабы.
Чыгыш ясаучылар арасында Татарстанның танылган галимнәре һәм мәдәният эшлеклеләре бар иде.
ТӘһСИ директоры урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов Фатих Әмирханның барлык әсәрләрен бастырып чыгаруның мөһимлеген ассызыклады;
ТӘһСИнең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА хакыйкый әгъзасы Дания Заһидуллина басмага фәнни якын килүнең әһәмияте турында әйтте;
ТӘһСИнең әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов текстлар әзерләү процессы, тарихи һәм биографик тикшеренүләрнең әһәмияте турында сөйләде;
ТӘһСИнең текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина томнарны төзү үзенчәлекләренә тукталды.
Томнарны институтның әйдәп баручы белгечләре төзеде:
беренче томны – Эльмира Галимҗанова һәм Фәния Фәйзуллина. Кереш сүз авторы – Дания Заһидуллина;
икенче том – Гөлнара Зәйниева һәм Гөлназ Хөснетдинова;
өченче том – Әнисә Алиева һәм Гөлчирә Ханнанова. Томның фәнни мөхәррире Әлфәт Закирҗанов булды.
Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин ТӘһСИ галимнәренә танылган авторның иҗатын саклау һәм популярлаштыру буенча зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Галимнәрдән тыш, үз сүзләрен мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре әйтте, алар арасында язучылар, Г. Тукай әдәби музее хезмәткәрләре дә бар иде.
Очрашу талантлы музыкант Айдар Исхаковның музыкаль номерлары белән үрелеп барды.
2026 елда язучының тууына 140 ел тула. Ул датага кадәр 6 том да нәшер ителер дип көтелә.
