«Тукайны өйрәнү: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» түгәрәк өстәле

«Тукайны өйрәнү: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» түгәрәк өстәле 15.04.2025 15 апрель көнне Г. Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары – 2025» кысаларында «Тукайны өйрәнү: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны ТӘһСИ директоры филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков сәламләде. 
Түгәрәк өстәлдә филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов «Тукайны өйрәнүдә яңа проектлар» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Фикер алышуда ТӘһСИнең фәнни хезмәткәрләре Дания Заһидуллина, Олег Хисамов, Әлфат Закирҗанов, Илһам Гомәров, Азат Ахунов катнашты.


Возврат к списку