Туфан Миңнуллинга багышланган әдәби-музыкаль кичә
13.04.2025
11 апрель көнне М. Җәлилнең музей-фатирында Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исем. Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.
«Әйтелмәгән сүзләр кала...» дип аталган әлеге чарада Институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов катнашты һәм чыгыш ясады. Ул атаклы драматург иҗатына күзәтү ясап, аның М. Җәлилгә багышланган «Моңлы бер җыр» драмасы турында фикерләре белән уртаклашты. М. Җәлилнең әдәби образы бирелешендәге аерым үзенчәлекләргә тукталды.
