Институт хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышына багышланган халыкара конференциядә чыгыш ясадылар
12.04.2025
9–10 апрельдә институт галимнәре Фатыйма Миңнуллина һәм Ләйсән Галиева Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты һәм М. Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты үткәргән «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы халыклар һәм төбәкләр язмышында» дип исемләнгән II Халыкара конференциядә катнашты.
«Бөек Ватан сугышы елларында дин, идеология һәм мәдәният» секциясе кысаларында алар «Бөек Ватан сугышы елларында Казандагы әдәби тормыш» (Л.Ш. Галиева) һәм «ХХ–ХХI гасыр татар драматургиясендә Бөек Ватан сугышы» (Ф.Х. Миңнуллина) дигән темаларга чыгыш ясадылар.
