«Күптелле Россия: мәдәниятләр диалогыннан сыйфатлы белем бирүгә» халыкара форумы
11.04.2025
2025 елның 10-11 апрелендә Казанда «Күптелле Россия: мәдәниятләр диалогыннан сыйфатлы белем бирүгә» халыкара форумы уза. Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Форум полилингваль белем бирү системасын үстерү буенча перспектив тикшеренүләрне һәм идарә практикаларын алга җибәрү максатында үткәрелә. Форум кысаларында инновацион тәҗрибәне тарату һәм яңа фәнни эшләнмәләр, казанышлар турындагы мәсьәләләр буенча фикер алышу, аны үстерүнең актуаль тенденцияләрен ачыклау; полилингваль белем бирү өлкәсендә заманча фәнни тикшеренүләр буенча фикер алышу; күптелле белем бирүнең лингводидактикасы өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алышу кебек сораулар күтәрелә. Полилингваль белем бирү өлкәсендә Россия һәм чит ил галимнәренең фәнни-педагогик хезмәттәшлеген ныгыту форумның максатларының берсе.
Форумда оештырылган күргәзмәдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән яңа буын укыту-методик комплектлар, туган тел (татар теле) һәм әдәбияты дәреслекләре тәкъдим ителде.
