«Фәнни Татарстан» журналының 2025 ел беренче саны

«Фәнни Татарстан» журналының 2025 ел беренче саны 14.04.2025

«ФТ» журналының шушы көннәрдә дөнья күргән яңа саны укучыларны тел һәм әдәбият белеме, сәнгать һәм халык иҗаты буенча яңа тикшеренүләр белән таныштыра. Чыгарылышта шулай ук «Тарих сәхифәләре», «Шәхесләребез», «Фәнни экспедицияләр эзеннән» дигән рубрика материаллары һәм Фатих Әмирхан әсәрләренең яңа академик басмасына рецензия урын ала.

Филология фәннәре докторы, ТӘһСИнең гомуми лингвистика бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рифат Мирхәев мәкаләсендә XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы татар әдәби телендә сүзтезмәләр кулланылышының стилистик үзенчәлекләре карала. Галим билгеләвенчә, XIX гасыр – XX гасыр башы татар әдәби телендә сүзтезмәләргә йөкләнгән стилистик вазифалар беренче чиратта аларның рифма, катлаулы метафоралар, эпитетлар, метонимияләр, градацияләр тудыру чарасы буларак, образлы төсмерләр һәм иҗтимагый эчтәлек белән баетылып кулланылышында чагылыш таба. Шуның белән бергә аларга персонажларны тасвирлау, аларның рухи дөньяларын һәм психологик халәтләрен ачып бирү, пейзаж картиналарын тудыру, заман таләпләреннән чыгып, аерым социаль күренешләр һәм иҗтимагый институтларга бәя бирү, укучыларга этнографик һәм социаль-икътисади, конфессиональ һәм тарихи характердагы мәгълүматны җиткерү, аерым иҗтимагый күренешләрнең асылын ачып бирү кебек вазифалар йөкләнә.

Алга таба «Тел белеме» рубрикасында филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре ИЯЛИ Миңнира Булатованың татар теленең көнбатыш диалектындагы хвалын, мәләкәс, карсун сөйләшнәре үзенчәлекләренә багышланган мәкаләсе тәкъдим ителә. Язма 2017 елда ТәһСИ тарафыннан Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы, Мәләкәс, Карсун районнарындагы татар авылларына оештырылган комплекслы экспедиция нәтиҗәсендә җыелган конкрет материаллар нигезендә эшләнгән.

Филология фәннәре докторы, ТӘһСИнең Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина мәкаләсе («Әдәбият белеме» рубрикасы)  1930 еллар татар поэмасының тематик һәм сәнгати төрлелеген өйрәнүгә багышланган. Автор бу чорда бер төркем әдипләрнең, мәҗбүри тагылган иҗат принципларыннан читкә китү омтылышы белән, татар поэмасы үсешендә яңа тенденцияләргә нигез салуын билгели. Жанр яңарышы лириклаштыру, милли традицияләргә мөрәҗәгать итү, текстны мәгънә катламнары, шартлылык, киная һ. б. алымнар ярдәмендә катлауландыру кебек юнәлешләрдә бара. Бу эзләнүләр жанр поэтикасында да чагылыш таба: 1920 еллар лиро-эпикасында әйдәп барган публицистик пафос, агитация рухы һәм риторика салмак интонация белән алмашына, авандгард эзләнүләр сирәгәеп, традицион шигырь формасына өстенлек бирелә башлый.

«Әдәбият белеме» рубрикасында  урын алган киләсе материал татар әдәбиятында сугыш темасына һәм сугыштан соңгы еллар милли сүз сәнгатендә герой концепциясен чагылдыру мәсьәләсенә багышланган. Филология фәннәре кандидаты, КФУның Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина, Г. Апсәләмов, Г. Бәширов, М. Әмир, Н. Дәүли, Ә. Еники әсәрләрен тикшерү объекты итеп алып, бу әдипләрнең сугыштан соңгы елларда герой характеры чагылышына нисбәтле эзләнүләре әдәбиятның бертөрлелектән арынуына хезмәт итә, дип билгели, әсәрләрнең  герое көчле, батыр, рухы нык, ышанычлы, намуслы, саф булу кебек характер сыйфатларына ия итеп сурәтләнүен күрсәтә.

«ФТ» журналында 2025 елның 1 нче саныннан күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм татар яңарышы әйдаманнарыннан берсе, язучы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе Фатих Әмирханга (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов, 1886–1926) махсус сәхифә багышлау – тууына 140 ел тулу, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре тарафыннан алты томлы академик басмасы әзерләнү, анда әдипнең мирасы күпкә тулыландырылып, укучыга тәкъдим ителү белән бәйле. Агымдагы елда журналның һәр санында әдипнең бай иҗаты хакында материаллар дөнья күрәчәк. Әлеге юнәлештәге язмада – филология фәннәре докторы, ТәһСИнең әдәбият бүлеге баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина мәкаләсендә язучының тормышы һәм журналистлык эшчәнлегенә караган аз билгеле фактлар китерелә, иҗат эволюциясенә гомуми бәя бирелә. Мәкалә авторы Ф. Әмирханның татар романтик прозасына нигез салучы булуын ассызыклый, аны психологизм остасы дип атый һәм татар драматургиясендә психологик драма жанрының беренче үрнәкләрен тәкъдим итүен искәртә.

Ф. Әмирханга багышланган язмаларның икенчесе филология фәннәре кандидаты, ТәһСИнең текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Гөлнара Зәйниева тарафыннан әзерләнгән. Ул татар классигының үзе редакторлык иткән «Әлислах» газетасында басылган кайбер мәкаләләрен, текстологик яктан эшкәртеп һәм астөшермәләр белән тулыландырып, укучыга беренче тапкыр тәкъдим итә. Мәкаләләрдә, нигездә, мәдрәсәләргә ислах, мәдрәсә-мөдәррисләр, шәкертләр, уку-укыту, милли мәгариф мәсьәләләре күтәрелә.

«Халык иҗаты» рубрикасында филология фәннәре докторы, доцент, ТӘһСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанова һәм Казан (Идел буе) федераль университетының 3 курс студенты Алинә Мөхәммәтҗанованың Себер, Кавказ, Урта Азия һәм Казакъстанның, Якын Көнчыгыш һәм хәтта өлешчә Европаның төрки телле һәм башка халыкларында гаять популя популяр булган «Күр углы» эпосына багышланган мәкаләсе тәкъдим ителә. Дастанның XIX гасырга караган кулъязма һәм басма текстларын, шулай ук яңа табылган чыганакларны анализлап, авторлар таҗик, үзбәк, азәрбайҗан, төрекмән, төрек һәм татар версияләрен чагыштыралар, аларның үзенчәлекләрен ачыклыйлар һәм татар дастанының тарихи вакыйгалар, геройларның прототиплары белән  уртаклыгы юк дигән нәтиҗәгә киләләр. Халкыбыз аны иң элек традицион китап культурасына омтылышы һәм әсәрнең мавыктыргыч сюжеты аркасында үз иткән, этноним, топоним, антропонимнарны үз фонетик үзенчәлекләренә яраштырып, әсәргә төрле үзгәртүләр, кыскартулар керткән. Нәтиҗәдә, популяр дастанның безнең халыкка хас китаби үз версиясе хасил булган. Татар версиясе өчен иң әһәмиятлесе дә әнә шул – дастанны башкалардан үзгә рәвештә кабул итү һәм аның таралыш формасы.

Филология фәннәре докторы, доцент, ТР ФА Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин мәкаләсе («Тарих сәхифәләре» рубрикасы) Татарстан мөселманнарының мәдәни мирасы буларак хәзерге заман мәчетлләре тарихын язуның кайбер мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган. Галим 1990-2000 елларда төзелгән хәзерге авыл мәчетләренең тарихларын язу өчен чыганаклар җыюның актуальлеген раслый һәм, аның методикасын эшләгәндә, танылган татар дин белгече, имам һәм тарихчы Ш. Мәрҗани тәҗрибәсенә таянырга кирәк дип саный. Бу эшне имамнар оештырып, беренче нәүбәттә, мәчеткә намазга җыелган өлкән буын вәкилләре һәм мәчеттә дин сабагын өйрәнүчеләр аша чыганаклар туплау эшен башлап җибәреп, үзләре мәчеттәге вазифага керешкәч булган хәлләрне хәтердә яңартып, аларны башка чыганаклар ярдәмендә төгәлләштереп, шуларга өстәп бүгенге көн вакыйгаларын елъязмачы сыман теркәп барырга тиешлеген күрсәтә.

Тарих буенча чираттагы тикшеренү киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле булган тарихи хезмәткә – Александр Гваньининың «Европа Сарматиясе хроникасы»на багышланган. Тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Татар диаспорасын өйрәнү үзәге җитәкчесе Булат Хәмидуллин поляк историографиясе вәкиле италияле А. Гваньин язган әлеге кыйммәтле истәлекне Казан ханлыгы халыкларының тарихы һәм мәдәнияте турында шактый кыйммәтле мәгълүмат чыганагы дип күрсәтә.

«Милли мәгариф» рубрикасында педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының югары математика кафедрасы профессоры Наил Туктамышевның Татарстанның билингваль белем бирү мохите шартларында татар телендә математикадан уку материаллары будрырырга йогынты ясаучы факторлар турындагы мәкаләсе тәкъдим ителә. Автор 2022-2024 елларда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында үткәрелгән эксперимент нәтиҗәләре белән уртаклаша. Рус һәм татар телләрендә белем алучы студентларның уңышларын чагыштыруга нигезләнгнә эксперимент күрсәткәнчә, билингваль нигездә укыту махсус дисциплиналар буенча нәтиҗәләрне яхшыртырга ярдәм итә, бу исә милли мәгарифне үстерү һәм укытуның өзлексез системасын булдыру өчен дәүләт ярдәме кирәк дигән нәтиҗәгә китерә.

Әзербайҗан Милли Фәннәр Академиясе Архитектура һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Айнур Алекберованың мәкаләсе Азәрбайҗанда мәдәни туризмны үстерүдә ачык һавадагы музейларның ролен билгеләүгә багышланган («Сәнгать» рубрикасы). Автор билгеләвенчә, мондый музейлар илнең мәдәни мирасын дөнья югарылыгында тәкъдим итү ягыннан әһәмияткә ия. Мәкаләдә Гобустан дәүләт тарихи-сәнгать тыюлыгы, Нахчывандагы «Аджами Сейрангахы» музее, «Ичери шехер» дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгында Сиратаглы дини-архитектура комплексы, Базар мәйданы яисә Ханагах комплексы, Апшерон ярымутравындагы Гала авылында «Гала» дәүләт тарихи-этнографик тыюлыгы мисалында ачык һавадагы музейларның, классик музейлар белән беррәттән, азәрбайҗан халкының мәдәни мирасын саклау, реставрацияләү һәм популярлаштыруга да йогынты ясавы раслана.

Алга таба укучыга ТӘһСИ сәнгать белеме үзәгенең фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева мәкаләсе тәкъдим ителә. Язмада Татарстан территориясендә нәфис керамиканың эволюциясе карала, шулай ук XXI гасыр башында нәфис керамика үсешенең төп тенденцияләре ачыклана һәм анализлана. Автор билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә нәфис керамиканы үстерү өчен, симпозиумнар һәм чүлмәкчелек осталыгы фестивальләре, осталарга грант ярдәме күрсәтү, иң яхшы үрнәкләр коллекциясен формалаштыру өчен дәүләт сатып алулары, монументаль панно һәм скульптуралар ясау өчен дәүләт заказлары булдыру кебек чаралар оештыру сорала.

ТӘһСИ аспиранты, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының экспозиция-күргәзмә бүлеге белгече Эдуард Брусковның билбауның сакраль әһәмиятен ачуга багышланган мәкаләсендә билгеләнгәчә, билбау һәрвакыт сакраль эчтәлекле кием атрибуты булып торган. Бу – хәтер төпкелләребездә сакланган, хәтта йөз еллар узгач та, мөгаен, әлеге кием деталенең күпфункцияле һәм аның турында мәгълүматның тулы булуы аркасында, бездә бөтен бер ассоциатив багланышлар һәм хисләр ташкыны рәвешендә чагылган.

ТӘһСИдә Идел һәм Урал буе территорияләрендә сакланган татар эпиграфик истәлекләрен фәнни өйрәнүгә һәрвакыт әһәмият бирелә. Бу истәлекләр татар тарихы буенча кыйммәтле чыганак буларак та, татар теле һәм аның графикасы, әдәбият, сынлы сәнгать турында күзаллау булдыру чарасы буларак та әһәмиятле. Язма мирас үзәгенең фәнни хезмәткәре Венер Усмановның «Фәнни экспедицияләр эзеннән» рубрикасында урын алган мәкаләсендә 2024 елның 16–23 сентябрендә ТӘһСИ тарафыннан Бөгелмә районы татар авылларына оешытырлган комплекслы фәнни экспедиция вакытында теркәлгән эпиграфик истәлекләр хакында мәгълүмат бирелә. Автор Бөгелмә төбәгендәге ташьязма һәйкәлләрнең борынгы болгар чорларыннан килгән бай традицияләрнең дәвамы дип кабул ителүен күрсәтә.

Агымдагы елда татар җәмәгатьчелеге күренекле мәгърифәтче, тел галиме, әдип, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның (1825-1902) тууына 200 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы датага бәйле язылган мәкаләсендә филология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлфинә Сибгатуллина күренекле совет тюркологы В.А. Гордлевскийның (1876-1956) әлегәчә фәнни әйләнешкә кереп китмәгән һәм күпләргә таныш түгел язмасы –  1922–1925 елларда Петроградта «Всемирная литература» редакциясендә чыгып килгән «Восток» исемле әдәбият, фән, сәнгать журналының 1923 елгы санында «Сборник «Памяти Насырова» исемле рецензиясе турында яза. Төрки халыкларның мәдәни үсеше мәсьәләләрен өйрәнгән галим буларак, В.А. Гордлевский рус булмаган халыклар арасыннан чыккан К. Насыйри кебек зыялыларның үз телләрен, фольклорын, этнографиясен системалы өйрәнү эшен югары бәяләгән, аларның хезмәтләрен мөһим фәнни чыганак итеп караган һәм аларның гомумтөрки мәдәни мирас кысаларындагы әһәмиятен билгеләп үткән.

Тарих фәннәре кандидаты, доцент, ТР ФА М. Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Энциклопедистика үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Фидаил Миңнеханов әзерләгән материалда Гали Рәхимнең Каюм Насыйриның тууына 100 ел тулу уңаеннан 1922-1926 елларда язган биографик хезмәтләренә системалы күзәтү ясала.

Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тел белеме бүлегендә 46 ел хезмәт куйган филология фәннәре кандидаты, хезмәт ветераны Зидә Рәшит кызы Садыйковага бу елның 10 апрелендә 90 яшь тулган булыр иде. Күп санлы фәнни хезмәтләр язып калдырган галимәнең фәнни мирасына күзәтү филология фәннәре кандидаты, доцент, ТӘһСИнең гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Энҗе Кадированың мәкаләсе багышланган.

«Шәхесләребез» рубрикасын ТР ФА М. Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Энциклопедия үзәге фәнни хезмәткәре Гөлшат Әюпова мәкаләсендә Советлар иле белән Көнчыгыштагы гарәп илләре арасында эшлекле хезмәттәшлек урнаштырган беренче дипломат Кәрим Габдерәүф улы Хәкимовның (1892–1938) тормышы һәм эшчәнлеге турында сүз бара. Мәкалә авторы К.Хәкимов биографиясендәге кагылышлы төп фактларны ачыклый, шәхес буларак формалашуында гаиләсенең ролен ача. Шулай ук М. Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә 2024 елда күрсәтелгән «Кызыл паша» спектакленә дә тукталып үтә.

Фатих Кәриминең «Шәркы рус» газетасында 1904 елда дөнья күргән «Яңа китаплар. – Бәхетле кыз» мәкаләсен басмага ТәһСИ аспиранты Наил Вахитов әзерләгән. Мәкаләдә татар әдәбиятының яралу баскычлары, әдип-мөхәррирләребезнең кәйфияте, руханиларның тәрәккыятькә каршылыгы искәртеп кителгәннән соң, Закир Һадиның «Бәхетле кыз» хикәясенең кыскача эчтәлеге бәян ителә һәм әсәрдә күтәрелгән проблемалар санап кителә.

ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре татар әдәбияты классигы, прозаик һәм драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (1886–1926) әсәрләренең алты томлык академик басмасы әзерләнә, Аның инде өч томы дөнья күрде. «ФТ» журналының бу чыгарылышында Ф. Әмирхан хикәяләре тупланган беренче томга филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Галиева әзерләгән рецензия тәкъдим ителә. Анда том материалларына кыскача анализ китерелә, бу басманың фәнни яңалыгы күрсәтелә.

Ахырдан институт һәм республиканың фәнни-иҗтимагый тормышыннан яңалыклар, шулай ук чыгарылыш материалларына караган иллюстрацияләр бастырыла.


Возврат к списку