Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар
10.04.2025
3 апрель көнне милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мөслимә Шәкүрова Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары өчен оештырылган семинар эшендә катнашты. Чара Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 14 нче гимназиядә узды.
Семинарда катнашучылар Институтта эшләнгән «Туган тел (татар теле)» укыту-методик комплекслары белән таныштылар.
Мөслимә Шәкүрова яңа УМКларны тәкъдим итте, «Мәгърифәт» медиа-платформасының мөмкинлекләре турында сөйләде һәм институт белгечләре тарафыннан эшләнгән видеодәресләрне күрсәтте. Катнашучылар шулай ук татар телен укытуның заманча методикаларын кулланып оештырылган дәресләр карадылар.
