Махачкалада эшлекле очрашу
14.04.2025
Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, аның урынбасары Олег Хисамов, шулай ук Дагстан коллегалары – Россия Фәннәр академиясенең Г. Цадас исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Абусупьян Акамов һәм Тарих, археология һәм этнография институты директоры Рамазан Абдулмажидов Дагстан башкаласы Махачкалада эшлекле очрашу оештырдылар.
Визит кысаларында Казан вәкилләре Россия Фәннәр Академиясенең Тарих, археология һәм этнография институтының реставрация лабораториясендә булдылар. Бу визит ике регионның фәнни учреждениеләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим адым булды.
