16 апрельдә Татар китабы йортында Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче өч томы тәкъдим ителәчәк

16 апрельдә Татар китабы йортында Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче өч томы тәкъдим ителәчәк 11.04.2025

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан берничә ел дәвамында алып барылган зур гыйльми проект ахырына якынлашты. Былтыр Татарстан китап нәшриятында Фатих Әмирхан әсәрләренең алты томлы академик басмасы дөнья күрә башлады. 2024 елда фундаменталь хезмәтнең беренче өч томы басылды.

Фатих Әмирхан (18861926)  XX гасыр башы иҗтимагый һәм мәдәни тормышының иң күренекле вәкилләренең берсе. Ул татар матбугаты үсешенә дә, әдәбият һәм театрның яңа юнәлешләрен булдыруга да зур өлеш керткән. 

Томнарны әзерләүче галимнәр алдына Фатих Әмирханның киңкырлы иҗатын, иҗтимагый эшчәнлеген барлау, язма мирасын тулы рәвештә туплау, автор ихтыярын саклаган хәлдә укучыга җиткерү бурычы куелган. Алтытомлыкка әдипнең моңарчы җыентыкларга керми калган мәкаләләре һәм документаль материаллары да җыйналган. Китапханә һәм архивларда, шул исәптән, Милли музей фондында сакланган чыганаклар җентекләп өйрәнелгән. 

Презентация кысаларында музейда бер көнлек күргәзмә дә эшләячәк. Анда Ф. Әмирханның кулъязмалары, фотосурәтләре һәм спектакльләргә афишалар күрсәтеләчәк. 

16 апрель, 15:00; Казан ш., Татар китабы йорты, Островский ур., 15 йорт.

Чыганак: https://vk.com/wall-183652767_3455.

Возврат к списку