2025 елның 3–5 апрелендә Тобольск шәһәрендә IX «Зәнкиев укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды

2025 елның 3–5 апрелендә Тобольск шәһәрендә IX «Зәнкиев укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды 10.04.2025

Филология фәннәре докторы, директорның фән эшләре буенча урынбасары Олег Хисамов һәм филология фәннәре кандидаты, доцент, ТӘһСИнең өлкән фәнни хезмәткәре Энҗе Кадирова IX «Зәнкиев укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнаштылар. Конференция Ватанны саклаучылар елына багышланган иде. Чараның темасы – мәгарифтә фән һәм практиканы берләштерү: традицияләр һәм инновацияләр.

Пленар утырышта Олег Хисамов «Көнбатыш Себер топонимиясендә төрки-татар чыгышлы «елга» мәгънәсендәге гидрографик терминнар: семантика, ареаллар һәм этнолингвистик аспектлар» темасы белән чыгыш ясады.

«Фән һәм педагогик эшчәнлегендә филологик тикшеренүләр» секциясендә «XVI гасыр Хаҗи бәйрәм Хаҗи Булат сүзлеге хакында» доклады белән Энҗе Кадирова катнашты. Шулай ук «Тарихи-мәдәни мирас милли тәңгәллекне саклау факторы буларак» секциясендә Энҗе Кадирова автордашы Гүзәл Фәйзуллина белән (филология фәннәре докторы, доцент, Төмән дәүләт университеты профессоры, Тобольск, Россия) «Тобольск губернасының Эскалбинск метрик китаплары тарихи-лингвистик тикшеренүләр объекты буларак» дигән доклад тәкъдим иттеләр.

Конференция эшендә дистанцион рәвештә ТӘһСИнең башка фәнни хезмәткәрләре дә катнашты: Миләүша Вәлиева, Ләйлә Гарипова, Гөлнара Зәйниева,  Фәүзия Сәгъдиева, Айгөл Ганиева, Әлфия Булатова.



Возврат к списку