Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы (1939–2025)
18.04.2025
Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы (1939–2025) вафат.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы галимнең якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
Марсель Ибраһим улы татар әдәбияты текстологиясе, археография, әдәбият белеме буенча хезмәтләре белән танылды. 100 дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәт авторы. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2013).
Археограф буларак төрле төбәкләргә экспедицияләрдә 700 дән артык татар авылында булып өлгерә. Аның тарафыннан 3500 дән артык китап, 1500 тарихи документ өйрәнелә. Шәҗәрәләрне төрле яклап өйрәнеп, ул татар халкының этник тарихы хакында бик күп мәкалә һәм китап бастырып чыгара.
Танылган галим һәм үз эшенең остасы булган Марсель Әхмәтҗанов турында якты хәтирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
