«Дешериев укулары – 2025»

«Дешериев укулары – 2025» 27.04.2025

26 апрельдә А.А. Кадыйров исем. Чечня дәүләт университеты (Грозный шәһәре) тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Дешериев укулары – 2025» халыкара фәнни конференциясе уздырылды. Әлеге чара 2014 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен традиция буларак Россия халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә битараф булмаган галимнәрне берләштерә.

Конференциядә Чечен Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләре (Татарстан, Калмыкия һ.б.), Беларусь, Кытай Халык Республикасы галимнәре катнашты.

Конференция эшендә ТӘһСИнең кече фәнни хезмәткәре Алсу Бәдртдинова да катнашты. Ул татар теленә фоностатистик анализ турында доклад белән чыгыш ясады.

Конференциядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, туган телләрне, милләтара аралашу теле буларак рус телен өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашу аларга алга таба фәнни-тикшеренү эшләре барышында, шулай ук халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуда файдалы булачак.


Возврат к списку