Балтач районында Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрелде
25.04.2025
24 апрель көнне ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Лениза Вәлиева (Лениза Хәбибуллина) язучылар делегациясе составында Балтач районында Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашты.
Язучылар, Балтач районы Сосна Пүчинкәсе авылында бөек шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберенә чәчәкләр салганнан соң, төркемнәргә бүленеп, Субаш, Смәел, Куныр, Нөнәгәр мәктәпләренә юл алды.
Лениза Вәлиева, Рифә Рахман һәм Фоат Галимуллин Советлар Союзы Герое Г.Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты. Лениза Вәлиева шигъри-музыкаль кичә барышында, үз шигырьләрен укудан тыш, укучыларны Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге белән дә таныштырды.
Тукай бәйрәме Балтачта район мәдәният үзәгендә тантаналы чара белән тәмамланды.
