ТӘһСИ Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Сугыш утын узган галимнәр» дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакыра

ТӘһСИ Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Сугыш утын узган галимнәр» дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакыра 23.04.2025

Хөрмәтле коллегалар!

 

Сезне Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Сугыш утын узган галимнәр» дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакырабыз. Чара ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Бөек Ватан сугышында катнашкан галимнәренә багышлана.

Түгәрәк өстәл 2025 елның 14 маенда ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының киңәшмәләр залында уздырылачак.

 

Фикер алышуга тәкъдим ителә торган сораулар:

– сугыштан соңгы елларда фәнгә килгән галимнәр;

– Бөек Ватан сугышында катнашкан Институт галимнәренең фәнни казанышлары;

– Институтта эшләгән ветеран галимнәр турындагы истәлекләр белән уртаклашу.

 

Чарада Институтта эшләгән фронтовик-галимнәр – А.Г. Кәримуллин, Я.Г. Абдуллин, М.К. Мөхәррәмов, Ш.Ш. Абилов, К.С. Сабиров, И.Н. Надиров, Ф.Н. Гыйззәтуллин, Р.Р. Гайнанов, Ф.С. Фәсиев, З.И. Гыйльманов, Г.В. Юсупов, Х.Г. Шабанов һ.б. фәнни эшчәнлеге турында чыгышлар, презентацияләр булачак.

 

Институтның штаттагы һәм лаеклы ялдагы хезмәткәрләрен, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, фәнни һәм белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләрен өстәл эшендә катнашырга чакырабыз.

 

Түгәрәк өстәлне уздыру вакыты: 10:00 – 12:00.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (Казан ш., К. Маркс ур, 12).

 

Элемтә өчен: 

Сәфәров Ринат Таһир улы, тел.: 89274094209; e-mail: safar.rinat@yandex.ru


Возврат к списку