ТӘһСИ галимнәре III Васильев укуларында катнашты

ТӘһСИ галимнәре III Васильев укуларында катнашты 26.04.2025

25 апрель көнне Йошкар-Ола шәһәрендә «III Ӱпымарий лудмаш (III Васильев укулары): заманча компаративистиканың актуаль проблемалары» Бөтенроссия (чит илләр катнашында) фәнни-гамәли конференциясе узды. Чараны В.М. Васильев. исем. Мари Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты оештырды.

Әлеге конференциядә Институтыбыз хезмәткәрләре катнашты: гыйльми сәркатип Ә. К. Булатова «Тел белеменең актуаль проблемалары» секциясенең модераторы булды, конференция секцияләрендә әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәрләре Л. Ш. Галиева, Ф. Х. Миңнуллина, А. Ф. Ганиева, Язма мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Л. Р. Надыршина, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре А. Я. Хөсәенова. Чыгышларның темалары конференциядә катнашучылар һәм кунакларда зур кызыксыну уятты.

Конференциядә 80 нән артык кеше катнашты, алар арасында галим-тикшеренүчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре белгечләре, журналистлар, студентлар, аспирантлар, җәмәгать эшлеклеләре, МХО да катнашучылар, геройларның әниләре һәм хатыннары бар иде. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән (Мәскәү, Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Удмурт Республикасы, Мордовия Республикасы, Коми Республикасы, Пермь крае, Ханты-Манси автономияле округы – Югра, Башкортстан Республикасы), шулай ук Беларусь Республикасы һәм Эстониядән килделәр. Катнашучылар тарафыннан хәзерге заман тел белеменең, Урал-Идел буе халыкларының тел һәм мәдәни мирасын, әдәбиятын һәм фольклорын саклауның мөһим проблемалары турында фикер алыштылар.


Возврат к списку