Төньяк Евразиянең XVI халыкара орнитология конференциясе
25.04.2025
Филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина 2025 елның 21–24 апрелендә Казанда Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында узган Төньяк Евразиянең XVI халыкара орнитология конференциясендә катнашты.
Конференциягә якын һәм ерак чит илләрдән, шулай ук Россия төбәкләреннән 200дән артык катнашучы җыелды. Чараны ачу тантанасында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Мензбир орнитологик җәмгыяте, Казан федераль университеты һәм Россия кошларны саклау берлеге вәкилләре катнашты.
