«Сугыш утын узган галимнәр»

«Сугыш утын узган галимнәр» 14.05.2025

14 май көнне ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Сугыш утын узган галимнәр» дигән түгәрәк өстәл утырышы булды.

Утырышта катнашучыларны филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИ директоры Илгиз Халиков сәламләде.

Институт хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашкан галимнәр турында сөйләде. Филология фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Фәридә Таһирова, филология фәннәре докторы, баш фәнни хезмәткәр Ким Миңнуллин, филология фәннәре докторы, өлкән фәнни хезмәткәр Ләйсән Надыршина, филология фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Ләйсән Галиева, филология фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Гөлназ Хөснетдинова, сәнгать белеме кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Айгөл Салихова, тарих фәннәре докторы, ТР ФА Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин чыгышлары тыңланды.

Чакырылган кунаклар, галимнәр: Әнисә Алиева, Илида Бәширова, Лена Гайнанова, Әлфинур Гыймадиева, Гамирҗан Дәүләтшин, Гөлзада Саберова, Фәрит Солтанов, Фәрит Хәкимҗанов, Фәрит Яхин докладларны җылы кабул итеп, үзләре дә фикер алышуда катнашып, чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Возврат к списку