ТӘһСИ хезмәткәрләре «Алар Ватан өчен көрәштеләр: әдәбият һәм тарих» халыкара конференциясендә катнаштылар

ТӘһСИ хезмәткәрләре «Алар Ватан өчен көрәштеләр: әдәбият һәм тарих» халыкара конференциясендә катнаштылар 23.05.2025

20–22 майда Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәрләре Гөлназ Мөхәрләмова, Фатыйма Миңнуллина һәм Ләйсән Галиева М.А. Горький исем. Дөнья әдәбияты институты оештырган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм М.Ә. Шолоховның тууына 120 ел тулуга багышланган «Алар Ватан өчен көрәштеләр: әдәбият һәм тарих» халыкара фәнни конференциясе (Мәскәү шәһәре) эшендә катнаштылар (онлайн).

Конференциядә Бөек Ватан сугышы әдәбияты (текстология һәм чыганакларны өйрәнү мәсьәләләре); әдәбиятта Бөек Ватан сугышы тәҗрибәсен аңлауда тарихилык принциплары; Бөек Ватан сугышы елларында совет әдәбияты; язучылар — хәрби хәбәрчеләр; сугыш еллары вакытлы матбугаты; кеше — сугыш әдәбиятының төп герое һәм сугыштагы кешене сәнгатьчә сурәтләү принциплары; Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятының һәм Бөек Ватан сугышы турындагы әдәбиятның жанр һәм стилистик үзенчәкләре; Россия һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге халыклары әдәбиятында Бөек Ватан сугышы; мәктәп һәм югары уку йортлары программаларында Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты һ.б. мәсьәләләр яңгырады.

Әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фатыйма Миңнуллинаның доклады татар драматургиясендә Бөек Ватан сугышы темасын аңлау проблемасына багышланган иде. Милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова үз чыгышында укучыларны туган татар әдәбияты дәресләрендә сугыш шигъриятен өйрәнү процессында патриотик тәрбияләү мәсьәләләренә кагылды.

22 май көнне узган пленар утырышта әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Галиева «Совет әдәбияты» журналының Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге турында сөйләде.


Возврат к списку