Беренче курс студентлары белән очрашу: ТӘһСИнең фәнни юнәлешләрен һәм татар антропонимикасының актуаль проблемаларын тикшерү

Беренче курс студентлары белән очрашу: ТӘһСИнең фәнни юнәлешләрен һәм татар антропонимикасының актуаль проблемаларын тикшерү 19.05.2025

16 май көнне гомуми лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Вәлиева КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле белеме кафедрасында эшләп килә торган «Хәзерге татар теленен актуаль проблемалары» дигән фәнни түгәрәк кысаларында 1 курс студентлары белән очрашуда булды. Чара барышында гомуми лингвистика бүлегендә алып барыла торган фәнни юнәлешләр, басылып чыккан хезмәтләр турында сөйләштеләр. Шулай ук бүгенге көндә актуаль темаларның берсе булган татар антропонимикасы турында фикер алыштылар.


Возврат к списку