Мәскәү Милләтләр йортында «Идегәй героик эпосы: бердәмлек – илнең чәчәк атуы» фестивале
25.05.2025
23 майда Мәскәүнең Милләтләр йортында «Дөнья халыклары эпослары» проекты кысаларында «Идегәй» татар эпосына багышланган түгәрәк өстәл узды.
Чарада сәнгать белеме докторы, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова катнашты (онлайн). Ул «Идегәй» дастанын татар сәхнәсендә тормышка ашыру тарихы белән таныштырды: Г. Камал исемендәге ТДАТда сценографлар П. Сперанский (1941), Т. Еникеев (1994), Тинчурин театрында А. Гайнуллина (2023) тарафыннан башкарылган декорацияләр һәм костюмнар фрагментларын, спектакльләрдән өзекләр күрсәтте.
