Башкортстан татарлары фольклоры һәм әдәбияты мирасында мәдәниятләр диалогы: татар филологиясе кафедрасының юбилярлары хөрмәтенә түгәрәк өстәл

Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Венера Макарова Уфа университетында «Көнбатыш – Көнчыгыш» контекстында Башкортстан татарлары фольклоры һәм әдәби мирасы» дип аталган фәнни-методологик семинар рамкаларында уздырылган түгәрәк өстәл утырышында чыгыш ясады.
Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган гыйльми җыен берьюлы ике юбилейга – утыз елга якын гомерен шушы кафедрага багышлаган фольклорчы галим Илдус Фазлетдиновның 50 яшенә һәм танылган язучы, тел белгече, 1957–1960 елларда биредә эшләгән Хәсән Сарьянның тууына 95 ел тулуга багышланды.